Сезне бер яхшы, тәртипле һәм максатчан кыз белән таныштырырга телим.
Психология, маркетинг һәм шәхси үсеш белән кызыксына, үзен төрле яклап үстерергә ярата.
Кыз дингә дә җитди карый, Аллаһы Тәгаләгә ышана, иманлы һәм гаилә кыйммәтләрен хөрмәт итә. Алкогольне беркайчан да кулланып караганы юк, тәмәке дә тартмый. Яхшы, тәрбияле гаиләдә үскән, әти-әнисен хөрмәт итә һәм киләчәктә үзе дә тату, нык һәм бәрәкәтле гаилә корырга тели.
Кыз матур, буйга 162 см, зифа һәм нәфис гәүдәле. Тыйнак, тыныч холыклы.Буш вакытында өйдә кино карап ял итәргә, тыныч кына аралашып утырырга ярата. Күп кешеле, шау-шулы компанияләрне аеруча өнәп бетерми.
Үзе авыл кызы — белеп,эшлэп үскән. Хезмәттән курыкмый, нинди генә эш булса да, җаваплылык белән башкарырга тырыша.
Тормыш иптәшен сайлаганда аның өчен иң мөһиме — егетнең акыллы, белемле,тәрбияле, ышанычлы, җаваплы һәм гаилә коруга җитди каравы. Әлбәттә, бүгенге заманда матди яктан аякка баскан, эшен тапкан, үзенә һәм булачак гаиләсенә җаваплылык ала белгән егет табу җиңел түгел. Шуңа күрә ул тормышта максаты булган, хезмәт сөючән, финанс яктан тотрыклы һәм гаиләсен тәэмин итә белә торган егет белән танышырга тели.
Егеткә таләпләре: 24-30 яшьләр тирәсендә булуы, Казан шәһәреннән яки Казанда яшәве,шулай ук үзенең шәхси торак мәсьәләсе хәл ителгән, мәсәлән, фатиры булуы да аның өчен уңай күрсәткеч.
Максаты — үзенең мәхәббәтен очрату,бәхетле гаилә кору хэм пар-канаты белэн зур унышларга ирешу!