Хэерле коннэр Чулпан!
Бу язманы куегыз эле(исемемне курсэтмэгез)
Бер килен иренен эти-энисен атна саен мунчага килэ дип язган иде, коментарииларны укып чыктым, мин бу киленне бик жэллэдем. Мин уземдэ кайнана, киленемдэ- киявемдэ бар Элхэмдулиллэхи🤲
Малаемны ойлэндердем дип, киленне хезмэтче урынына тотмыйм, аларнын уз тормышы, эшкэдэ баралар, бала да карыйлар, ирне дэ койлэргэ кирэк.
Уз аягында йоргэндэ балаларга салынмыйк эле...
Кайнанан урында ятса ни эшлэрсен? дигэн коментарии язучыларда булган, анысы башка мэсьэлэ, урынга калгач карарлар иншалла 🤲
Атна саен килмэсэлэр дэ була бит, ваннада юынып торсыннар.
Киленнен башка эше юк мени? Килен дэ кемнендер баласы! Минем эйтэсе килгэн сузем шул, балаларнын тормышын бозмыйк, тату- бэхетле яшэсеннэр!