Әссәламүгаләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ.
Чулпан Фаритовна, менә бу доганы бастырсагыз иде группада.
Дуа (ир хатынын яратсын өчен):
«Аллаһүммә җәммилнии фии гәйни зәүҗии вә хәббибнии иләә кальбиһи вәрзукнии зүрриййәтән соолихәтән минһу.
Аллаһүммә дәгәүнәәкә фәстәҗиб ләнәә кәмәә вәгәдтәнәә.
Аллаһүммәҗгәлнии нууран бәйнә гәйнәйни зәүҗии».
Мәгънәсе:
«Йя Аллаһ!
Мине иремнең күзендә күркәм (матур) ит, аның күңеленә миңа карата мәхәббәт сал.
Миңа аңардан игелекле нәсел (балалар) бир.
Йя Аллаһ,
Без Сиңа дога кылдык, Үзең вәгъдә иткәнчә догаларыбызны кабул ит.
Йя Аллаһ, мине иремнең күзләрендә нур ит, әәмиин.
Аллаһның рәхмәтендә булыгыз 🤲