«Шүрәле оныгы Шүркәй» и «Ну, Кәрим»: премьера новых проектов
«Шүрәле оныгы Шүркәй» — «ШАЯН Мультфильм» студиясенең дебют проекты. Ул бөек шагыйрь Габдулла Тукай тууына 140 ел тулуга багышлап әзерләнгән. Мультсериалның төп геройлары Тукай әсәрләренә һәм татар халык авыз иҗатына нигезләнгән. Алар арасында Шүрәле оныгы — Шүркәй, Су анасы оныгы — Иярчек, Ак барс оныгы — Аккай һәм башка персонажлар.
Премьерада «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, шулай ук «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев катнашты.
Чара барышында кунаклар яңа проектларның беренче серияләрен карады, ә иҗат төркеме аларны булдыру процессы, геройлар һәм формат үзенчәлекләре турында сөйләде. Чара, традиция буенча, тәлинкә вату белән тәмамланды.