Гөлназ Асаева таныш булмаган кешеләрнең үзенә янап шалтырата башлауларын сөйләде.
Җырчы катнашындагы юл-транспорт һәлакәтеннән соң Гөлназга тәнкыйть сүзләре ябырылды. Җырчының әйтүенчә, бу хәл аның сәламәтлегенә начар йогынты ясый, әмма ул бу сынауны кичерә.
«Ни өчен кайбер кешеләр шундый усал? Ярар, мин бу басымга түзә алам, әмма сәламәтлегемә ул авыр тәэсир итә, ә минем урында психологик яктан зәгыйфь кеше булса? Кешеләр нәтиҗәләр турында бөтенләй уйламый», — дип яза Гөлназ социаль челтәрләрдә.
Җырчы юл-транспорт һәлакәте турындагы эш судка тапшырылды, дип хәбәр итте.