https://rutube.
Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез:
🔻 Космик далаларга сәяхәт. Иҗат үзәгендә Космонавтика көненә квест узды. Галәмнең яшь тикшеренүчеләре-3-4 сыйныф укучылары, үзләренең белемнәрен һәм тапкырлыкларын тикшерү өчен интеллектуаль сәяхәткә чыга. Балалар ракеталар җибәрә, йолдызлы табышмакларны чишә һәм үз куллары белән космодром ясый..
🔻 Апрель - язгы шигърият һәм әдәбият ае. 5нче гимназиядә ул Шамов укулары белән башланып китте. Безнең якташыбыз Язучы иҗатына багышланган 7 нче төбәкара бәйгегә 176 эш кабул ителде. Татарстаннан гына түгел, Россия төбәкләреннән дә. Гимназиядә нәтиҗә ясадылар.
🔻 Юл билгеләрен фетрдан тегәргә, викториналар чишәргә һәм юл йөрү кагыйдәләре буенча чын имтихан тапшырырга. Юлда куркынычсызлык кагыйдәләре балага гомерлеккә истә калсын өчен ничек эшләргә? Җавапны республиканың иң яхшы педагоглары белә. Яшел Үзәндә балалар травматизмын профилактикалау буенча «Яшел ут» масштаблы бәйгесенең финалы узды. Татарстанның 14 мең тәрбиячесе арасыннан финалга нибары унысы гына чыкты.
#выпускновостей #ЯшелҮзәнхәбәрләре #телекомпанияЗеленыйДол24
Новости Зеленодольска в МАХ