https://rutube.
Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез:
🔻 Фаҗига кабатланмасын! Яшел Үзәндә Россиядә дөньякүләм тарихта иң куркыныч даталарның берсе - Чернобыль атом электр станциясе һәлакәтенә 40 ел тулуны билгеләп үттеләр. 1986 елның 26 апреленә каршы төндә реактор һәм дүртенче энергия блогы бинасын ике көчле шартлау тетрәтә. Атмосферага иксез-чиксез күләмдә радиоактив матдәләр күтәрелә. Чернобыль атом электр станциясе зонасында, авария нәтиҗәләрен бетерүдә безнең районнан 165 кеше катнаша.
🔻 Бар саклану чараларын үтәргә һәм балаларны шәһәр яны сәламәтләндерү лагерьларында имин ял итүне тәэмин итәргә - бу хакта "Мирас" этномәдәни лагерендә узган Республика әйдаманнар мәктәбенең киңәшмәсендә сүз барды. 130дан артык катнашучы үз осталыкларын сынап карау, тәҗрибә уртаклашу һәм алдагы җәйге сезонга әзерләнү өчен бергә җыела.
🔻 25 нче апрельдән 5 нче июньгә кадәр Татарстанда сәнәгый балык тотуга тыю кертелә. Бу чорда балык тотарга яратучылар өчен катгый чикләүләр гамәлдә: бары тик ярдан һәм бер кармакка гына тотарга мөмкин. Сезонга әзерлекнең ничек баруы, штрафлар балыкчыларны куркытмыймы һәм язгы чикләүләрнең төп файдасы нидә - безнең сюжетта.
🔻 СТУДИЯБЕЗДӘ КУНАК БАР, Әйе, апрель - Тукай ае! Олуг шагыйребезне хөрмәтлибез, шәһәр һәм район күләмендә шактый гына чаралар уза. Бүгенге кунагыбыз да аның дәвамчысы дип әйтергә була. Таныш булыгыз, якташыбыз шагыйрә Люция ханым Зиннәтуллина.
#выпускновостей #ЯшелҮзәнхәбәрләре #телекомпанияЗеленыйДол24
Новости Зеленодольска в МАХ