https://rutube.
Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез:
🔻 Яшел Үзәндә Җиңү паркы төзекләндерелә. 9 нчы майга шәһәр халкына төп бүләк-яңартылган Дан Аллеясы. Анда фронтта батырлык күрсәткән якташларыбызның 19 портреты яңадан ясалган. Элеккеге барельефлар пластиктан һәм бетоннан эшләнгән булган, хәзер исә аларны бронзада мәңгеләштерәләр.
🔻 Җирле халык авыр техника тавышына шат кына. Республикада "Безнең ишегалды" масштаблы программасын гамәлгә ашыру тулы куәтенә бара. Безнең шәһәр һәм районда сезон ахырына кадәр алтмыштан артык йорт яны территориясен төзекләндерергә планлаштыралар. Яшелүзәнлеләрнең катгый контроле астында ишегаллары ничек үзгәрә? Безнең сюжетта.
🔻 30 нчы апрельдә янгынга каршы хезмәт хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Яшел Үзән гарнизонында гомерләрен кешеләрне коткаруга багышлаган өч йөздән артык ут белән көрәшүче хезмәт итә. Без янгын сүндерүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз һәм аларга традицион «Коры җиңнәр!» телибез.
#выпускновостей #ЯшелҮзәнхәбәрләре #телекомпанияЗеленыйДол24
Новости Зеленодольска в МАХ