https://rutube.
Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез:
🔻 Белгәнебезчә, Яшел Үзәндә Полукамушки уникаль тарихи кварталын масштаблы торгызу эшләре дәвам итә. Борынгы йортлар инвесторлар ярдәмендә икенче тормыш ала. Ә территория купшылана, матур паркка охшый бара. Тарихны ничек сакларга, һәм ни өчен нәкъ менә хәзер әлегә кварталның киләчәге өчен халыкның тавыш бирүе бик мөһим - җавабы безнең сюжетта.
🔻 "Куркынычсыз тәгәрмәч -2026". Быел бәйге 26 нче тапкыр уза. Чарада 12 шәһәр һәм 9 район мәктәпләреннән укучылар үзләренең осталыкларын һәм белемнәрен күрсәтә. Яшь инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм дусты-велосипедның техник өлешен яхшы белергә, беренче ярдәм күрсәтә алырга тиеш. Белгечләр белән безнең төшерү төркеме дә танышты.
🔻 Матур традиция буенча, Яшел Үзәндә Җиңү көне "Зеленодольская правда "газетасы призына эстафета белән башланып китә. Бу зур спорт бәйрәменә инде 75 ел, һәм ул һәрвакыт йөзләгән мәктәп укучыларын һәм студентларны берләштерә. Трассаның егерме еллык рекорды һәм кубок иясе турында тулырак алдагы видеоязмада.
#выпускновостей #ЯшелҮзәнхәбәрләре #телекомпанияЗеленыйДол24
Новости Зеленодольска в МАХ