https://rutube.
Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез:
🔻 Кеше тормышы белән бәйле куркыныч статистика. Яшел Үзән районында балалар катнашындагы юл һәлакәтләре саны кискен арткан. Һәм иң куркынычы - күпчелек фаҗигаләрдә өлкәннәр гаепле. Руль артында эчү, машина йөртү хокукы булмау, ата-аналарның гамьсезлеге төзәтеп булмаслык нәтиҗәләргә китерә. Соңгы вакытта гына Идел аръягы зонасында бер бала һәлак булган һәм тагын икесе реанимациягә эләккән. Юлларда бу тәртипсезлекне туктату өчен хакимият нәрсә эшли, бу бәла-казаларны ничек булдырмыйча калырга -алдагы сюжетта.
🔻 Чайковский урамында, янгын сүндерү бүлеге каршында, яшь велосипедчылар өчен яңа заманча зал ачылды. Биредә ел әйләнәсе уңайлы шартларда шөгыльләнергә мөмкинлек бар - бу Яшел Үзән чемпионнары һәм яшь триалистлар өчен менә дигән бүләк. Яңа зал хуҗаларының осталык серләре алдагы сюжетта.
🔻Саубул, пошиебыз! Яшел Үзән районында Машка исемле бер яшьлек поши кыргый табигатькә чыгарылды. Узган яз яңа туган хайван сазлыкта бата һәм өшүдән чак кына үлми кала. Аучылар пны коткара, зур тырышлык белән үстерә Һәм тәрбияли. Хәзер Машка өчен «чыгарылыш» көне дә килеп җиткән. Аны Тәрбиягә алучылар белән хушлашу ничек үтә - тулырак алдагы видеоязмада.
#выпускновостей #ЯшелҮзәнхәбәрләре #телекомпанияЗеленыйДол24
Новости Зеленодольска в МАХ