https://rutube.
Эфирда Яшел Үзән телекомпаниясе. Атна дәвамында шәһәр һәм районда күп кенә вакыйгалар булды, кайберләре турында хәзер колллегаларым белән тулырак итеп сөйләрбез:
🔻Дөнья буйлап Сабантуе атлый! "Каенлык" паркында чәчү кампаниясенең тәмамлануын халык бәйрәме итеп билгеләп үттеләр. Яшел Үзән район башлыгы Михаил Афанасьев һәм республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко иң яхшы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә бүләкләр, медальләр һәм грамоталар тапшыра. Шәһәр һәм район халкы күренекле вокаль һәм бию коллективлары чыгышларын карый, бәйгеләрдә катнаша, рәхәтләнеп күңел ача.
🔻Яшел Үзән районында "М7 02" индустриаль паркы территориясендә республика эшмәкәрләренең Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы узды. Катнашучылар импортны алыштыру, ярдәм итү чаралары, ташламалы кредит, шулай ук бизнесны салым үзгәрешләренә җайлаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыша.
🔻Балаларның иминлеге-махсус контрольдә. Җәйге каникуллар башланды, балаларның ял итү куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре беренче планда. Безнең районында 11 савыктыру лагере ачылган һәм эшли башлаган инде. Аларның һәркайсында һәр смена башланыр алдыннан мәҗбүри рәвештә балалар һәм вожатыйлар белән куркынычсызлык буенча инструктажлар уздырыла.
#выпускновостей #ЯшелҮзәнхәбәрләре #телекомпанияЗеленыйДол24
Новости Зеленодольска в МАХ