ХӘТЕРДӘН ҖУЕЛМАС БАЛАЧАК: пожар в детстве
4 өлеш #АзмиеваБалачак (перевод в комментариях)
«Сезнең йорт яна...»
Бу сүзләр әле дә колагымда яңгырый.
Күрше, сулышы кабып, өйгә йөгереп керде:
— Тизрәк! Сезнең йорт яна!
Бер мизгел эчендә барысы да үзгәрде. Без урамга чыгып йөгердек. Мин әле кечкенә генә бала идем. Нәрсә булганын тулысынча аңламыйм, ләкин кешеләрнең паника белән йөгерүен, кычкыруларын, тавышларны бүген дә хәтерлим.
Безнең йорт дөрләп яна иде. Ут ялкыны күккә кадәр күтәрелгәндәй тоелды. Кемдер су ташый, кемдер нәрсәдер коткарырга тырыша, кемдер ярдәмгә чакыра. Ә мин бары тик әнигә генә карыйм. Аның күзләрендәге куркуны әле дә оныта алмыйм.
Шул ялкын белән бергә безнең бөтен тормышыбыз да янып бетте. Киемнәр, җиһазлар, балаларның әйберләре, документлар, еллар буе җыелган истәлекләр — барысы да ялкын эчендә калды.
Без үзебез дә йорттан нәрсә кигән килеш кенә чыгып өлгергәнбез. Минем өстемдә шул көнге кием генә иде, ә әни өйдән гади халаттан гына йөгереп чыккан. Башка алыштырыр киемебез дә калмаган иде.
Иң аянычы — бу хәл февральнең иң салкын көннәрендә булды. Көчле суыклар. Бер мизгелдә әни һәм дүрт кечкенә бала йортсыз калды.
Ул кичне безгә картыйда (үги әтинең әнисендә) калырга да куркыныч иде. Әни үги әтинең безгә дә зыян салуыннан курыкты. Шуңа күрә без анда калмадык.
Бәхеткә, әнинең танышлары безне вакытлыча үзләренә сыендырды. Аларның да балалары бар иде. Шундый авыр көн булса да, мин бүгенгә кадәр бер мизгелне хәтерлим: шул кичтә мин аларның балалары белән уйнадым. Бала күңеленә кайгыны өлкәннәр кебек кабул итү насыйп булмый икән. Хәтерем ялгышмаса, беренче киемнәребезне дә нәкъ алар табып бирде. Авыр вакытта ярдәм кулын сузган кешеләрне гомер буе онытып булмый. Бүген дә аларга йөрәгемнән чыккан рәхмәтем чиксез.
Хәзер үзем әни булгач кына аңлыйм: ничек түзгән икән әни? Кайда кунарга? Нәрсә ашатырга? Иртәгә нәрсә булыр? Бу сорауларга җавап юк иде.
Иртәгесен әнинең кем беләндер сөйләшкәнен ишетеп калдым. Шунда гына белдем: янгын вакытында безнең эт тә өйдән чыга алмаган. Ул ялкын эчендә янып үлгән икән. Аның елаган тавышын күп кеше ишеткән...
Безнең йорт ике яклы иде. Икенче ягында бер абый яши иде. Аллага шөкер, ул исән-сау калган.
Ул вакытта мин инде беренче сыйныфта укый идем. Әнигә ике сеңелемне алып, үзенең әнисеннән калган йортка — күрше авылга күченергә туры килде. Ә мине мәктәптән ерак булмасын өчен үги әтинең туган апасы карамагында калдырдылар.
Минем Айсылу апам бар. Ул миннән 12 яшькә олы. Дөресен генә әйткәндә, ул вакытта кайда булганын хәтерләмим. Бәлки, инде укырга киткән булгандыр.
Ул вакытта бу хәл миңа сәер тоелмады. «Мәктәпкә якынрак булыр», — дип кенә уйладым. Әни белән ике сеңелем бер авылда, ә мин бөтенләй икенче йортта яши башладым.
Үги әтинең тормышыбызда тагын нинди эз калдырачагын да күз алдыма китермәдем.
Ләкин иң авыр сынаулар әле алда булган икән...
Дәвамы бар...
1,2,3 өлешне шуны хештегка #АзмиеваБалачак бассагыз укый аласыз яисә шушы сылтамалар аша
1️⃣ https://max.ru/Azmievam/AZ8HuneOTVk
2️⃣ https://max.ru/Azmievam/AZ8ZAxYnBTQ
3️⃣ https://max.ru/Azmievam/AZ8h50tBZvc