📢 “Актаныш таңнары” газетасының 2026 ел, 15 май саны (№18) 📰 Газетаның яңа санында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган чаралар, район яңалыклары һәм …
📰 Газетаның яңа санында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган чаралар, район яңалыклары һәм кызыклы язмалар урын алган.
✨ Төп темалар:
• Актанышта Хәтер һәм Бердәмлек көне, Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм чараларыннан репортаж
• РФ депутаты Әлфия Когогинаның районга сәфәре: төзелеш һәм ремонт эшләре белән танышу
• АТТ техникумында “Үз һөнәренең остасы” студентлар бәйгесе
• Тыл ветераны Дәлия Ханнанова турында истәлекле язма
• 86 яшьлек Дөлфирә Каһирова тракторын сатудан кергән акчаны махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәмгә тапшыра
• Кәзкәй зират шәҗәрәсе һәм авыл тарихы
• Күҗәкә авылында Җиңү көне тантанасы, ветераннарны хөрмәтләү
📸 Беренче һәм урта битләрдә – төсле фотолар.
📄 Игъланнар, реклама, кайгы уртаклашу һәм рәхмәт хатлары 12 нче биттә урнаштырылган.