🌹 Нур Баян истәлегенә чәчәкләр салдылар Бүген, күренекле татар шагыйре, Бөек Ватан сугышы каһарманы Нур Галим улы Баянның тууына 121 ел тулу уңаеннан,…
Бүген, күренекле татар шагыйре, Бөек Ватан сугышы каһарманы Нур Галим улы Баянның тууына 121 ел тулу уңаеннан, Актаныш технология техникумы студентлары тарих укытучысы Рөстәм Мусин белән берлектә шагыйрь бюстына чәчәкләр куйдылар.
📚 Чара барышында студентларга Әнәк авылында туып-үскән Нур Баянның тормыш юлы, иҗаты һәм фронттагы батырлыгы турында сөйләнде.
Нур Баян — татар шигъриятенең күренекле вәкиле генә түгел, Ватан өчен гомерен биргән каһарман да.
Мондый очрашулар яшьләрдә тарихи хәтерне саклау, туган якның күренекле шәхесләренә хөрмәт тәрбияләүгә хезмәт итә.
Нур Баян исеме батырлык һәм тугрылык символы булып яши.