«Киләчәккә адым» фестиваленең әһәмияте нидә?
Актаныш районы мәгариф идарәсе башлыгы Раниза Шакирова белән «Киләчәккә адым» фестиваленең әһәмияте турында сөйләштек.
Раниза Митьяновна сүзләренчә, әлеге фестиваль елдан-ел үзенең әһәмиятен арттыра, укучылар арасында аеруча популярлык казана:
— Бүген без укучыларыбызны төрле проектларга җәлеп итәргә тырышабыз. Районыбызда балалар өчен бик күп бәйгеләр, фестивальләр үткәрелә. Шулар арасында аеруча өч проектны билгеләп үтәр идем. Беренчесе — барыбызга да таныш «Йолдызлык» фестивале. Икенчесе — соңгы елларда киң колач алган театр юнәлеше. Балаларыбыз бу өлкәдә бик актив катнаша, хәтта республика күләмендәге «Сәйяр» бәйгесендә дә җиңүләр яулыйлар.
Өченче мөһим юнәлеш — ел саен апрель аенда узучы «Киләчәккә адым» техник иҗат фестивале. Әлеге фестиваль үз эченә берничә төр бәйгене ала: бишесе — традицион рәвештә ел саен үткәрелә, ә икесе заман таләпләренә туры китереп яңартылып тора. Без аларны Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында игълан ителгән темаларга яраклаштырабыз, шулай ук балаларга кызыклы булган рәсем, иҗади эшләр бәйгеләрен дә кертәбез.
Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/beznen-magarif/kilacakka-adym-festivalenen-ahamiiate-nida