🎉 17 июльдә Арча районының Ташкичү авылында «Сөлгеле капка» фольклор фестивале узачак! Фестивальдә Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән килгән иҗат коллективлары халкыбызның җыр-биюләрен, гореф-гадәтләрен һәм бай фольклор мирасын тәкъдим итәчәк. Чараның мәгълүмати партнёры 103,6 FM дулкыннарында сөйләүче “Арча” радиосы. "Арча" радиосында чыгачак “Безнекеләр” тапшыруы шул хакта. Студиябез кунаклары Ташкичү мәдәният йорты директоры Гөлфия Мәгъсүмова, сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева. 🎙Эфирга 15, 16 июль көннәрендә 11 сәг.10 һәм 17 сәг.10 минутта чыга 103,6 FM «АРЧА» радиосы
❗️Россия Мәгариф министрлыгы укучыларны 10 нчы сыйныфка кабул итү тәртибен аңлатты. Ведомствода «РИА Новости» га хәбәр итүләренчә, мәктәп буш урыннар булмаганда яки укучы профильле сыйныфка индивидуаль сайлап алуны узмаган очракта укырга керүдән баш тартырга мөмкин. «Кабул итүдән баш тартуның сәбәбе конкрет мәктәптә буш урыннарның булмавы булырга мөмкин", – диелә хәбәрдә. Министрлыкта аңлатуларынча, мондый хәлдә ата-аналарга РФ субъектының башкарма хакимият органына яки мәгариф өлкәсендә идарә өчен җаваплы җирле үзидарә органына мөрәҗәгать итәргә кирәк. 🏫Мәгариф министрлыгында шулай ук мәгари…
🎲«Алгарыш» үзәге "Лото" уйнарга чакыра! 🧩 📅 15 июль ⏰ 20:00 сәг. 🏢 «Алгарыш» яшьләр үзәге
Арча районында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Светлана Захарова һәм Татарстан Республикасы Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы сәркатибе Илсөяр Гарифуллина эш сәфәре белән булды. Эш визиты социаль объектларны караудан башланды. Кунаклар балаларның ял итү, шөгыльләнү һәм үсеше өчен тудырылган шартлар белән танышты. Алар «ТатАрча Җәй» балалар лагерен, «Казансу» футбол манежын һәм Ашытбаш авыл мәдәният йортын карадылар. Сәфәр кысаларында шулай ук гражданнарны кабул итү үткәрелде. Эш программасы Арча муниц…
Хәерле иртә, дуслар! #доброеутро