🎉 17 июльдә Арча районының Ташкичү авылында «Сөлгеле капка» фольклор фестивале узачак!
Фестивальдә Татарстаннан һәм башка төбәкләрдән килгән иҗат коллективлары халкыбызның җыр-биюләрен, гореф-гадәтләрен һәм бай фольклор мирасын тәкъдим итәчәк.
Чараның мәгълүмати партнёры 103,6 FM дулкыннарында сөйләүче “Арча” радиосы.
"Арча" радиосында чыгачак “Безнекеләр” тапшыруы шул хакта.
Студиябез кунаклары Ташкичү мәдәният йорты директоры Гөлфия Мәгъсүмова, сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева.
🎙Эфирга 15, 16 июль көннәрендә
11 сәг.10 һәм 17 сәг.10 минутта чыга
103,6 FM «АРЧА» радиосы