🌺Бер кашык дегет...
🌸Очрашу Чаллының бик матур урынында урнашкан Бишбармак кафесында үтте.
🌸Кафеның эчке бизәлеше хәтәр матур, алдан өстәл бронировать итеп, меню әйтелеп куелды. Монсы өчен Чаллы кызыбыз Гөлфиягә зууур рәхмәт💋🫶
🌸Ризыклары тәмле
🌸Кыйммәт түгел
🌸Күләме зур
Но...( татарчасы тик икәнне беләм, но диясе килә әле)
👎 Алып килгән күчтәнәчләрне кисеп чыгармыйлар, үзебез кисәргә пычак бирделәр, шулай да
👎Ул пычак белән күчтәнәч казылыкны өстәлгә кисеп куярга ярамады, башка күчтәнәчләргә сүз әйтмәделәр🤷♀️. Без, ярамыйга карамый, дип үскән татар хатыннары кисеп ашамый калмадык ансы, но персоналның килеп, аборигеннар күргәндәй кыланып эндәшүе сәер тоелды
👎Мәчеттә үткән никах мәҗлесләрендә күп тапкырлар булдык. Барсында да рәхәтләнеп җырлап- биеп күнел ачтылар. Монда нишләптер, үзенең банкет залы да булган кафеның бронировать ителгән бер почмагында, беркемгә комачауламыйча бер куплет җыр җырларга ярамады( хәләл кафе икәнен анлыйбыз, но ничек кенә булса да, персоналның тыны бетеп килеп телефоннан янгыраган музыканы сүндерергә кушуы ныыык сәер тоелды).
👎Чаллылар бардыр монда, җыелып тыныч кына эчемлексез табын корып сөйләшеп утыру өчен бу кафены тәкъдим итмәс идем. Ач калмаячаксыз, но...