🌺Хәерле имин көннәр барыбызга да🫶 Мин уйлап тапкан, мин язган фикер булмаса да, 200 % килешәм әлеге фикер белән👍 Заман
Мин уйлап тапкан, мин язган фикер булмаса да, 200 % килешәм әлеге фикер белән👍
Замана белән бергә үзгәреш кичергән барлык тармак кебек мәгарифтә дә нинди генә үзгәрешләр булмады эшләү дәверемдә, ниләр генә кыландырып укытып карамадык. Үстерешле укытуларга алмашка сингапурча укытулары да булып алды әле бервакыт укытучыларның җанын алып. Ничек кенә кыландырып, ничек кенә атасак та, иң отышлысы- совет чоры укыту системасы иде, дигән фикердә мин. Минем фикер белән килешү мәҗбүри түгел, һәркемнең үз фикере.
Балалар үз фикерләрен курыкмый әйтә белергә тиеш, дип укыта- тәрбияли башлагач яжематълар буыны, алар тудырган балалар үсеп җитеп, үз фикерләрен курыкмый әйтү генә түгел, өлкәннәргә карата ихтирамлы карашны да югалттылар. Олыны- олы, кечене- кече итү, дигән нәрсә югалды. Шул исәптән ата- аналар һәм балалар тарафыннан укытучыларга карата потребительское отношение хасил булды. Покупатель всегда прав, дигән теория мәктәпкә дә үтеп кереп укучы һәм ата- ана һәрчак хаклы, дигән караш ныклап формалашты. Хаклы булмасалар да.
Укытучыларны кәгазь эшеннән бушатабыз, җинеләйтәбез, дип яза- сөйли башлаганнарына инде ничә еллар, елдан- ел арта гына бара.
Мәктәптән иң биздергән нәрсә, яшьләрнең укытып карау белән ташлап качуларының төп сәбәбе- класс җитәкчелеге. Совет мәктәбе системасы сүтеп җыелса да, класс җитәкчелеге, дигән бушка эшли торган, бөтен энергияңне суыра, кырыкмаса- кырык кәгазь тутыра, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында , атнаның теләсә кайсы көнендә ата- ана белән элемтәдә тора, укучы белән туктаусыз тәрбияви чаралар үткәрә торган өлеше калды.
Соңгы берничә елда Илбашы тарафыннан әзме- күпме бәяләнә башлады башлавын. Тик, бәяләнмәгәндә хәлрәк иде, дигән фикергә киләсең. Төрле җирдәге коллегалар белән сөйләшкән- язышканда да шул фикерне әйтәләр- укытучы сүзе онтыла, эшкә класс җитәкчесе булып алынганбыз, кебек, диләр.
Зарлансак- зарланмасак та эшләдек һәм эшлибез инде без ул эшне. Әлеге язмамны да зарланасы килеп түгел, педсестралар турындагы сүзне күргәч туган фикерләремне язасы килеп кенә яздым. Шулай да, укытучы булып каласы килә, класс җитәкчесе булып түгел.
Фикерләрегезне языгыз әле хөрмәтле хезмәттәшләрем. Мине карап- укып баручылар арасында укытучылар юк түгелдер🙏