🌺Агыйделнең аръягында бер энәгә- бер дөя, дигәнне истә тотып, килдек әле без әпәйт Яркәйнең Медсервисына( болай гына, пр
🌸Монда уют, монда комфорт, якын( 1 сәг юл безгә)
🌸Монда нервлары нык персонал эшли- бөтен 3ле- 9лы сорауларыңа хет телефоннан, хет баргач ныыык әдәпле итеп, ягымлы итеп җавап бирәләр, анлаталар
🌸Заманча аппаратуралары да күп
🌸Күп төрле хезмәт күрсәтәләр
🌸Врачларының белү дәрәҗәсенә кысылмыйм, без йөри торганнары профессионал булу өстенә иренми анлата үз телебездә( олы кеше белән барганда ансы да әһәмияткә ия). Сине күрмичә компьютерга кадалып утырмыйлар.
🌸Акча түләп каралгач, шулай инде, дияргә ашыкмагыз, акча түләп каралган бөтен җирдә дә алай түгел, кайбер җирдә 2нче тапкыр сораганынны я ишетмәмешкә салышалар, я күзнен агын әйләндереп карыйлар.
🌸95ле бензин 65 сум тора иде бүген, чират юк иде.
🌸Кстати, көн ничава гына бүген. Артык кызуга китсә, газынны сүндер, диярсез, яме😜