🌺Ярар инде, ярар, болай гына әйттем мин укыйсы килсә лайк куегыз, дип.
🌺 2 кисәк. Общежитие
🌸Заочниклар общежитиеда торамени, дип уйлап куйдыгыз инде. Классташым Луиза очныйда укый, аларның сессиясе бетүгә безнеке башлана. Луиза бүлмәләренең ачкычын миңа калдырып, берүзем бер бүлмәдә яшәгән чак та, Луизаларның сессиясе бетеп җитмәгәндә 4 кыз янында 5нчесе булып икебез бер караватта йоклаган чаклар да булды. Луиза, сиңа вакытында яшьлек белән юньләп рәхмәт тә әйтә белмәгәнмендер әллә, чыыын күңелемнән биииик зур рәхмәт сиңа💋💋💋
🌸Институтның ул вакытта 2 общежитиесе бар, каршыдарак тагын бер общежитие бар иде. Ансы физкультурникларныкы кебек истә калган. Бу очрашуда институтка барып вакыт уздырмадык, анда инде безне белүче дә, без белгәннәр дә калмагандыр, дидек. Яныннан үткәндә тагын яңа биек общежитиелар үсеп чыккан, дип күрдем.
🌸Оооо, ул общежитие... Урамга чыгып остановкага барганда 2 здание арасындагы тар гына коридордан үтәсе. Менә шунда йоклабрак торсаң башыңа банка белән су килеп төшә, диләр иде. Белмим, чын булгандырмы, түлке җир тулы пыяла ватыклары булыр иде. Берсендә мине дә Ходай саклап калды- бер адым артта җиргә төшеп ярылды сулы банка.
🌸Ашарга әзерләү- үзе бер кыйсса. Алып килгән тушенкамнан бәрәңге белән похлебка пешерәм уртак кухняда. Минем аш мисенә почти терәтеп берәү төнге күлмәген кайнатып юа. Мин кайнар мисне тотып алып керердәй нәрсә алырга бүлмәгә кереп 15 секундтан чыгуыма теге ночнушка минем похлебка мисендә иде инде.
🌸Прогулкага, дигән булып чыгып, көн саен Дом обуви остановкасындагы тезелеп киткән магазиннарга экскурсия ясап, тәмле исләре белән тукланып кайту- үзе бер ритуал иде. Акчалырак чак булса-Универсам остановкасындагы ГЭС базарын әйләнә идек. Автобус- трамвайларда һәр кешенең сумкасын кисеп акчасын ала торган еллар бит әле ул. Минекен сонрак, 2000нче елларда кистеләр.
🌸Белмим, Луиза бүлмәдәш кызларына ачулы идеме, нишләп алай эшләгән истә калмаган, шул Дом обуви остановкасындагы колбаса магазиныннан икебезгә ярты кило 9 сумлык колбаса, ярты кара ипи, 4тән бер карбыз алып, аны шул магазин каршындагы эскәмиягә утырып мәҗбүри, бетсен, дип тырыша- тырыша ашаган истә. Бетерәлмәгәч ул колбасаны сумкага төреп салып алып кайттык, шундук бөтен тәмле исе бүлмәгә таралды. Кызларга, сездән яшереп ашадык, димәдек инде, нәрсә дигәнбездер, хәтерләмим, түлке ул колбаса сумкада сасыган иде, чөнки ашап булмый- маемладык, теге кызларга да бирәсе килмәде.
🌸Өйдән йомырка, түгәрәк зур сары шәрә витамин- конфет, тушенка алып китеп, йомырка белән тушенка беткәч( ничәү булгандыр инде ул) коры чәйгә теге сары конфетны болгатып эчеп, коры сөяккә калып кайткач әнинең утырып елаганы истә. Авыл баласы шәһәр белән шулхәтле куркытылган булган, урамга чыксаң сине генә көтеп торып үтерәләр кебек иде. Юкса акча да булгандыр инде, ник магазинга чыгып ашарга алмаганмындыр, курку көчле булгандыр, үләсе килмәгәндер инде.
🌸Ул вакытта чынлап та, общежитиега шәһәр хулиганнары кереп, бүлмәдән - бүлмәгә ишекне тибеп кенә ачып, йөриләр, дип куркыталар иде.
🌸Апа мин укырга кергән елны тәмамлады институтны. Аның сөйләгәннәре мигә сенеп калган. Имеш, лекция барганда дәрестән чыгып китсәң дә сине беркем дә ачуланмый. Зуууур аудиториядә ничә группага Габбасов высшая математика укый. Ә мин, лекция уртасында, башны югары чөеп, горур кыяфәттә дәрестән чыгып китәм. Иеее, ачуланучы булмады, түлке теге Эйлер круглары белән җанны алды. Дәрестән чыгып кая бара, диген. Шул берүзе бер бүлмәдә сары витаминны чәенә болгатып елап ятар өчен чыга бит.
🌸Югарыда сөйләгәннәр барсы да 1-2 нче курстагы хәлләр.
Соңрак апа белән җизни өйләнешеп Чаллыда яши башлагач аларның беренче балалары урынына булдым. Аллаһның рәхмәте яусын аларга🙏.
Туганнарыбыз Дәү абый белән Фәсәрия апа да, Васил абый белән Римма апа да һәрчак үзләренә чакыра, барсан кунак итә иделәр, аларга да бик зур рәхмәт🙏
Ә мина, 17 - 18 яшьлеккә общежитиеда сары витамин кимереп яту күнеллерәк булгандыр инде.
Менә шул.. дәвамы бар...