🌺Кунакларыбыз белән таныштыруны дәвам итәм🫶( 2 гаиләнең фотоларын тапмадым, үпкәләмәсеннәр🙏) Күршеләребез турында ал
Күршеләребез турында алдан да язган идем инде. Кем әйтмешли май ботканы бозмый, тагын язам әле😉
Эльвирага ярдәм сорап мөрәҗәгать итмәгән кеше безнең авылда гына түгел, якын- тирә авылларда да юктыр🔥. Без инде, күрше булгач, үзебез дә, үзләре дә якын иткәч рәхәтләнеп, һичбер тартынусыз, шулай тиеш кебек итеп ярдәм сорыйбыз. Ниииичә еллар буе Эльвира безнең генә түгел, Уразайда минем әнинең дә гаилә докторы булып тора🔥.Эльвира белән сөйләшү- җан рәхәте🔥. Һәр вакыйганы юморга төреп, матур итеп җиткерә, авызына карата белә🔥. Шәһәрдә туып- үсеп, авыл хатыннарыннан да болайрак терлек асрап, сыер асрап, бакчасын үстереп гөрләтеп яшиләр.
Айрат фотога эләкмәде, көтү каршыларга кайтып киткән чагы иде. Айрат та Эльвира кебек ярдәмчел🔥. Кая да булса барырга җыенсак һич икеләнүсез, авырсынмыйча дөньябызны алып кала, иркенләп ял итегез, борчылмагыз, дип кала, үзебездән дә яхшырак итеп карап- тәрбияләп тора. Башка төрле ярдәм сораганда да һәрчак ярдәм итә🔥🔥🔥