🌺Хәерле көннәр барыбызга да🫶 Бүген иртәдән үк кәеф🔥, көлеп үләм инде🤣. Ни өчен дисәгез, үзем турында тагын бер чираттагы
Бүген иртәдән үк кәеф🔥, көлеп үләм инде🤣. Ни өчен дисәгез, үзем турында тагын бер чираттагы матур сүз ишеттем әле🤣. Менә нишләтим инде, яратам мин үзем турында шундый сүзләрне, гел көләсемне китерәләр🤣.
Матур сүзе мондый: Шундый мәктәптә эшләп, үзе дә шундыйга әйләнеп бетте бит инде ул( шундый дигән сүз урында икенче, халыкчанрак сүз инде, чамалагансыздыр).
Иииии, мин әйтәм, ярый әле шушындагы берничә "психиатр" гына белә минем ниндигә әйләнгәнне. Алары да бик белеп сөйләми, мәктәпнең гаебе юк, туганда ук шундый идем мин😉.
Ярый әле эштәге җитәкчеләрем белмәде гомер буе🤗. Юкса,
Моннан күп еллар элек үк югары квалификацион категорияле укытучы исеменә аттестация үткәртмәсләр иде
Ел укытучысы конкурсларында алган призлы урыннарымны, җинүләремне, төрле профессиональ конкурслардагы җинүләремне юкка чыгарырлар иде
Мәгариф министрлыгынын Мактау кәгазьләрен, Мәгарифтәге казанышлар өчен күкрәк билгесен хупламаслар иде.
Әле ярый телевидение- радио хезмәткәрләре белми шундыйга әйләнгәнне, юкса чакырып зур интервью, репортажлар эшләмәсләр иде
Әле ярый логопед ярдәме сорап мөрәҗәгать итүче ата- аналар белми шундыйга әйләнгәнемне. Юкса атна саен мөрәҗәгать итүчеләр табылып тормас иде.
Әле ярый.... Ярар, булганы җитәр. Менә хәзер бөтенегез дә белдегез инде шундыйга әйләнгәнне😉🤣