🌺Хәерле кичләр булсын барыбызга да🫶 Яз көне бер видео яздырган идем инде, кемнәр хәтерлидер, кемнәр юк. Безнең мәктәптә
Яз көне бер видео яздырган идем инде, кемнәр хәтерлидер, кемнәр юк. Безнең мәктәптә матур бер традиция бар- җәй көне һәр ай саен, уку вакытында һәр каникул саен балаларның өйләрендә булып, хәлләрен белеп, тормыш- көнкүреш шартлары белән танышып кайтабыз. Мәйтәм, шушы яшемә җитеп, шушы кечкенә генә районда гомер буе яшәп мин булмаган 2 авыл калган булган икән- Кыркаентүбә һәм Шәбезбаш авыллары. Ниһаять бүген ул авылларны да, Актанышта РТС бистәсенең үзем аяк басмаган урамнарында да булып кайттым. Аллаһка шөкер, балалар барсы да исән- саулар, мәктәпне, укулар башланганны сагынып көтәләр🙏.
Кайтуыма Зилия өчпочмаклар пешергән. Ә минем шундый гадәт бар, кемдә нәрсә күрәм- шуны ашыйсы килә🙈. Кичә берәүдә наггетсы күрдем дә, кайтуга тиз генә маташтырып та алдым. Тиз, җайлы һәм тәмле👍. Моның итен башта кайсында бутыйсы соң әле, ондамы, күкәйдәме, дип баш кашып тора идем, Зилия, исеңдә калдыр- "МЯСО" - МУКА, ЯЙЦО, СУХАРИ, ОБВАЛЯТЬ, диде👍. (Тавык грудкасын юка кисәкләргә кисеп, үзегез теләгән приправа, тоз һәм майонез салып болгатасы икәнен болай да беләсез инде).
Кичке ашларыгыз тәмле булсын🫶
Балалар китте, ямансу булып калды😚