🌺Хәерле, тыныч имин төннәр барыбызга да🫶 Иииии, җәмәгать, кичәге видеодан соң( сәхнәдә яхшы ат кебек башны болгап чапкан
Иииии, җәмәгать, кичәге видеодан соң( сәхнәдә яхшы ат кебек башны болгап чапкан) көлеп үләм инде.
Байтак кеше мондыйрак фикер әйтте- кеше ни әйтер, дип курыкмыйсынмы.
Статистика каналны кайбер көнне 3500дән артык кеше караганны күрсәтә, соңгы көннәрдә берничә кеше дә өстәлде. Шулкадәр аудиториягә берничә сүз әйтүне, үзем белән кыскача таныштыруны кирәк, дип саныйм.
Мин бииииик күп нәрсәләрдән куркам. Балачакта мендәр йоныннан папай, дип курка идем. Үсә төшкәч һәм хәзер - Аллаһның ачуыннан куркам. Башка вак- төякләрен санасам таң атачак, санап тормыйм, мин дә адәм баласы. Тик кеше нәрсә әйтер, дип бервакытта да курыкканым, булмады. Без болай да гомер буе кеше, дип яшибез инде. Тәмлесе- кеше килүгә, матуры- кеше янына киюгә, җылы сүз- чит кешегә. 50 яшемдә сәхнәгә менеп рәхәтләнеп үзем теләгәнчә кылана алам, ул видеоларны үзем теләгән җиргә куя алам икән, димәк, курыкмыйм. Курыксам куймас идем...
Кеше сүзеннән курыкмыйм, ләкин кешене кешелектән чыгарырлык сүзне әйтергә куркам, әйтми кала алам. Кечкенәдән килгән бунтарь холкым белән бу бик авыр булса да, әдәп дигәнең вакытында итәктән тартып туктата ала.
Әлеге группаның исеме янына ук язылган- бөтенесен дә ул тикле 200% йөрәккә якын алмаска. Монда мин- эшемнән соң рәхәтләнеп ял итәм. Бу- минем тормыш. Үзем теләгәнне, күнелем кушканны язам, сөйлим, күрсәтәм.
Ә эшемдә - балаларга һәм хезмәттәшләргә карата ихтирамлы, игътибарлы булуым, яратуым белән хөрмәт казанган укытучы. Пәри - башка, җен- башка дигәндәй, шәхси тормышыма багышланган каналны эшем белән бутамасагыз иде. Мин бутамаска тырышам.
Менә шул...