🌺Хәерле кичләр барыбызга да🫶 Туган нигезебездә бүген коръән ашы үткәрдек, Аллаһка шөкер🙏. Мин үземне белгәннән бирле бер
Туган нигезебездә бүген коръән ашы үткәрдек, Аллаһка шөкер🙏. Мин үземне белгәннән бирле бер генә елны да үтми калганын хәтерләмим.
2нче октябрь көнне әтиебезнең вафатына да 20 ел була инде. Быелгы ашны шул датага туры китерергә тырышып үткәрдек🙏. Укыган, укыткан догаларыбызны Аллаһ кабул итсен, тараткан хәерләребез бездән хәер- дога өмет иткән әрвахларның барчасына барып ирешеп савап булсын🤲🙏
Күршебез Рузил абый Исламовка бик зур рәхмәт, һәр елны аш барышында әти- әниебезгә, безгә карата бик матур,җылы сүзләр әйтә. Әзрәген төшерергә җитештем әле🙏
Фотодагы чибәр егет- апамның улы Раиль. Үзе фотога төшәргә риза булып торганда, минем кыяфәт юк бит, йончыган, дип тормадым, андый бәхет тагын кайчан эләгә әле, дип төштем әле фотога😉🫶💋
Сеңлем Алиянең кызы Айсинәнең бүген туган көне💐. Бәхетле- тәүфыйклы, озын гомерле, сау- сәламәт, игелекле, тигез канатлы, акыллы булып үсүен, тормышта үз юлын табуын телибез🙏🫶💋