АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ КӨНЕ БЕЛӘН.
Бүген Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне! Бу - көнне төнгә ялгап, ял күрмичә җир эшендә хезмәт куючылар бәйрәме.
Сез табыннарыбыз муллыгы, тормышыбыз иминлеге өчен армый-талмый хезмәт куясыз.
Кырларда, фермаларда хезмәт куючылар, сезгә җиңел булмаган, әмма игелекле хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Барыгызга да сәламәтлек, куңел күтәренкелеге, гаиләләрегездә иминлек теләп калабыз!
🥨🥯🥖🥐🍞🐄🥛🧈🥩🧀🍦
Бәйрәм белән сезне , көне - төне ,
Басуларда хезмэт куючы.
Фермага , дип эшкә ашыгучы ,
Таң йокысын бүлеп торучы.
Бәйрәм белэн сезне, чын күңелдән ,
Баш иямен сезнең каршыда.
Сезнең хезмәт белән килә бары ,
Сый - хөрмәтләр табын каршына.
Бер көн яшәп булмый икмәксез дә ,
Бер көн торып булмый ит-майсыз.
Барчасы да илдә булсын өчен ,
Тырышасыз көн - төн , бер ялсыз.
Рәхмәт сиңа тамган тирең өчен,
Рәхмәт сиңа кызганмаган өчен көчең.
Мактауларга лаек һәрбер көнең ,
Баш иябез бүген шуның өчен!