Бүген авылыбыз җирлегенә яна җитәкче- Мухаметшина Ландыш Газизҗан кызы билгеләнде.
Ландыш Газизҗан кызы белән бергә берничә ел сәхнәдә спектакльләрдә төрле рольләрдә уйнарга туры килде. Кешене белү өчен бер пот тоз ашарга кирәк, диләр. Бер пот тоз ашамасам да, Ландышны алынган эшен ахырына җиткерүче, җаваплы караучы, тырыш, эрудицияле ханым буларак беләм.
Барлык җирлекләргә хас булганча, безнен җирлектә дә болганчык суда балык тотарга тырышучысы да, кеше кулы белән күмер тотарга омтылучысы да, бертуктамый нидер таләп итеп кенә торучысы да булмый калмас ( знаем, проходили).
Ландышка сабырлык- түземлек, тырышлык- чырышлык сорый торган әлеге җаваплы вазифаны матур итеп башкарырга, җирлегебезне төзәкләндерү, ныгыту өстендә озак еллар унышлы эшләргә авылдашларның ярдәме, поддержкасы белән беррәттән юкка- барга, килде- киттегә игътибар итмәслек, йөрәккә якын алмаслык, тоткан кыйбладан тайпылмаслык сәламәтлек, зирәклек телим🙏