🌺Аерым пост итеп язып куям әле.
Анлатырга тырышып карыйм әле. Бу видеоны сезнең өчен, дип төшергәнче мин алдан караган, тынлаган, җавапларын белгән булам бит инде. Яныма килеп утырып сорау биреп, секундомер тотып утыручы юк🤣.
Бу просто минем юләр сатып, һич булмаса сатарга тырышып утыру гына, йөрәгегезгә бик якын алмагыз, яме, җитешәлсәм әле яздырасы бик күп🙏
Яңа кешеләр керә тора, чыга тора, кемдер комментарийга, кемдер үземә личкага язып әлеге каналны ошатуын, яратып каравын әйтә🙏. Болай да тоташ негативка әйләнеп барган тормышыбызда, әз генә булса да елмаеп куярга мәҗбүр итүемә мин бик шат🙏.
Үзегез кебек юмор яратучы, анлаучы танышларыгызга әлеге каналны тәкъдим итә аласыз, ссылкасын куеп китәм👇