Сегодня в Елабужском колледже культуры и искусств прошёл региональный этап Национального чемпионата по профессиональному мастерству среди инвалидов и …
Бүген Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында һөнәри осталык буенча "Абилимпикс" 2026 Милли чемпионатның төбәк этабы узды. Алабуга мәктәп-интернатының 11 нче сыйныф укучысы Бежалов Егор "Сәхнә сәнгате" компетенциясендә 1 нче урын яулады. 6 нчы сыйныф укучысы Рудницкая Валерия ишарәләр белән "Җир -Ана" җырын башкарды һәм 2 нче урын яулады. 6 нчы сыйныф укучысы Апарина Анастасия һәм 4-11 нче сыйныф укучычылары "Яшәргә" җырын башкардылар. Аларны Гурьева Ирина Владимировна, Криницына Татьяна Владимировна, Соболева Зиля Назиповна һәм Селиванова Наталья Анатольевна әзерләде. Котлыйбыз!