Дата публикации
10.04.2026
10 нчы апрельдә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә күпләребез яратып, хөрмәт иткән, әсәрләрен укып илһам алган Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Лира Ибраһимованың иҗат кичәсе, аның «Татнефть» Хәйрия фондында дөнья күргән «Ике дөнья арасында» китабын тәкъдим итү кичәсе булды.
Алабугадан дүрт язучы Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булып тора. Алар арасында Лира Кадим кызы да бар. Ул «Мирас итеп йолдыз калдырам», «Җимчәчәк», «Сукырлар йорты» кебек китаплар авторы.
Бәйрәмгә Лира ханымның каләмдәшләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм аның иҗатын хөрмәт итүчеләр җыелган иде. Кичә һәрбер кешедә җылы тәэсирләр калдырды.
🔍
Архив всех постов MAX
Поиск по тексту среди 3,085,973 постов
из 195,460 каналов.
Фильтры по дате, видео, репостам и удалённым публикациям.
1 ₽ — 14 дней доступа
далее 490 ₽/мес 490 ₽/мес
Получить доступ за 1 ₽