Сегодня в МБОУ «Гимназия №1-Центр национального образования» ЕМР РТ для учащихся 6–11 классов прошла профилактическая встреча на тему «Безопасные кани…
Бүген ТР АМР «1 нче гимназия-Милли белем бирү үзәге» МББУнең 6-11 нче сыйныф укучылары өчен «Куркынычсыз каникуллар» темасына профилактик очрашу узды. Чарада ЮХИДИ, прокуратура һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлеге хезмәткәрләре катнашты. Алар балалар куркынычсызлыгы буенча мөһим тәкъдимнәр белән уртаклаштылар. ЮХИДИ инспекторлары игътибарны юлларда йөргәндә һәм ишегалларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, шулай ук шәхси транспорт чараларын (самокатлар, велосипедлар һ.б.) кулланганда саклык чараларына юнәлттеләр. Прокуратура һәм ОДН вәкилләре яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышының хокукый аспектлары һәм уйланылмаган гамәлләрнең нәтиҗәләре , су янында һәм суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр, җиһазландырылмаган урыннарда коену куркынычларына игътибарны юнәлттеләр.