Мәктәбебездә Бөек Ватан сугышы каһарманнарын искә алуга багышланган чаралар дәвам итә.
Фатих Кәримнең бу әсәре — сугышның беренче көннәрендә үк язылып, Ватанга тугрылык, какшамас ихтыяр һәм батырлык үрнәге булып торган тирән мәгънәле шигырь. Рәсим үзенең чыгышында авторның хис-тойгыларын, Ватанны саклаучыларның ныклыгын һәм җиңүгә булган какшамас ышанычын төгәл җиткерә .
Мондый шигъри чыгышлар яшь буында тарихи хәтерне сакларга ярдәм итә, каһарманнарыбызның батырлыгына карата олы хөрмәт тәрбияли.
Афәрин, Рәсим! Тарихи хәтерне саклауга керткән өлешең өчен зур рәхмәт! 🌷✨