Дата публикации
12.03.2026
💫 Бүген гимназиябездә, Р. Миңнуллин исемендәге китапханә хезмәткәрләре белән бергәлектә, ТР халык шагыйре, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ белән очрашу оештырылды.
✍ Р.Гаташ – ярты гасырлык иҗатында кешеләр күңелендәге күп кенә хис-тойгыларны табып, кичереп, бик күп шигырьләр язып, үз укучыларын сөендергән язучы. Р.Гаташ иҗаты – затлы шигъриятнең матур бер үрнәге дип әйтеп була.
📚 Бүгенге очрашуда да аның бик күп шигырьләре яңгырады. Ул үзе дә шигырьләрне яттан сөйләве белән таң калдырды. Мостафин Солтан , Сабиров Исламның шигырь сөйләү осталыклары укучыларны, кунакларыбызны да сокландырды. Шагыйрьнең романтик рухлы лирик шигырьләре укучылар тарафыннан һәрвакыт җылы кабул ителә.
🔍
Архив всех постов Макс
Поиск по тексту среди 4,646,595 постов
из 198,897 каналов.
Фильтры по дате, видео, репостам и удалённым публикациям.
1 ₽ — 7 дней доступа
далее 490 ₽/мес
Получить доступ за 1 ₽
📋 О канале Гимназия 155
Официальный канал гимназии №155: школьные новости, объявления для родителей и яркие моменты жизни школы. Будьте в курсе событий, расписания и достижений учеников.