🌷Гимназиядә Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты үтте🌷 Бу көнне гимназиянең актлар залы чәчәкләргә, елмаюларга һәм шатлыклы авазла…
Бу көнне гимназиянең актлар залы чәчәкләргә, елмаюларга һәм шатлыклы авазларга тулды.
Укучыларыбыз әзерләгән биюләр, шигырьләр һәм моңлы җырлар залдагы һәркемнең күңеленә хуш килде. Ә бәйрәмнең махсус кунагы — танылган эстрада җырчысы Мөнир Рахмаев булды. 🌟
❤️ Концертны әзерләгән түгәрәк җитәкчеләренә: Төхфәтуллова Х.Х., Киямова Р.Х., Хасанова А.Г., Ярхамова Ф.Ф, Гумарова Г.А., Павлова Л.В., класс җитәкчеләренә, чарада катнашкан һәрбер укучыга зур рәхмәтләребезне белдерәбез.
🌸 Гимназия коллективы исеменнән барлык хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән чын күңелдән тәбриклибез! Яз сезгә яңа көч, илһам һәм шатлык алып килсен!