💖 МИН ДӨНЬЯГА ХИСЛӘРЕМ ҺӘМ МӘХӘББӘТ АША КАРЫЙМ 10 апрельдә Рәдиф Гаташ исемендәге «Мин дөньяга хисләрем һәм мәхәббәт аша карыйм» дип исемләнгән IV Бөт…
10 апрельдә Рәдиф Гаташ исемендәге «Мин дөньяга хисләрем һәм мәхәббәт аша карыйм» дип исемләнгән IV Бөтенроссия фәнни-гамәли тикшеренү һәм иҗади эшләр конференциясенең йомгаклау утырышы узды. Бу конференциядә 9 Б сыйныфы укучысы Мостафина Әминә (җит. Сайфутдинова Л. Ф.) «Р.Гаташ шигырьләрен башка телләргә тәрҗемә итү» секциясендә һәм Галиуллина Амелия (җит. Гинятуллина А.Р), Гарипова Азалия, Мөхәммәтҗанов Кәрим, (җит. Ибятова Р.Н.) «Р. Гаташ шигырьләрен сәнгатьле уку» секциясендә уңышлы чыгыш ясап, дипломнарга ия булдылар!
Афәрин, укучыларыбыз👏