КОТЛЫЙБЫЗ!
Бүген, 18 майда, Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә Казан шәһәре мәктәп һәм балалар бакчаларының театр коллективлары «Алмачуар» фестиваль-бәйгесенең йомгаклау чарасы үтте. Быел бәйгедә 130 балалар бакчасыннан һәм 55 мәктәптән барлыгы 2900дән артык бала катнашты.
Район һәм шәһәр этапларында чыгыш ясаган бу яшь талантлар арасыннан нәтиҗәдә финалга 21 балалар бакчасы һәм 25 мәктәп театр төркеме узды. Шулар арасында гимназиябезнең «Нур» театры төркеме. Район, шәһәр этабында уңышлы чыгыш ясап, алар II урынны яуладылар (җит. Ибятова Р.Н., режиссер Шәйдуллин А. Р. ).
Җиңүчеләрне сәхнәдән татар театрының мәртәбәле артистлары-режиссерлары бүләкләделәр.
«Нур» театры коллективын чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да иҗади уңышлар телибез! Афәрин! 🔥👏🏻🤝
Әзерләгән укытучыларга- Роза Нургадовна, Артур Ралифович, Алсу Рашитовнага, җанатарларга зур рәхмәтебезне белдерәбез! 🤝