Бүген Кукмарада әдәбият сөючеләр өчен зур бәйрәм.
- Язучы, Татарстан Язучылар берлегенең А. Алиш исемендәге премиясе лауреаты, күп китаплар авторы, Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясе мөдире Галимҗан Гыйльманов,
- Язучы, әдәбият галиме, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рәҗәп Бәдретдинов,
- Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррире урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Ләйсән Җәүдәтовна Миңнуллина,
- Татарстан китап нәшрияты фәнни әдәбият һәм дәреслекләр редакциясе мөдире Рәмзия Нуретдиновна Шакирова,
- Җырчы, Казан шәһәр филармониясе солист-вокалисты, халыкара конкурслар лауреаты, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Насыйбуллин.
Кунаклар «Татар Китабы — 2026» «Татар Китабы-2026 » конкурсы турында , конкурсның үткәрелү вакыты, таләпләре турында аңлаттылар.
Конкурсның миссиясе: Татарстан Республикасындагы сәләтле авторларны һәм иң күп укыла торган китапларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү.
Конкурсның максатлары:
Китапның абруен күтәрү һәм җәмәгатьчелек арасында туган телләрдә китап уку һәм язуны популярлаштыру;
Иң яхшы басмаларны һәм авторларны билгеләү;
Китап сәнгате һәм полиграфиянең иң яхшы үрнәкләрен булдыруга ярдәм итү;
Мәгълүмати мохитны киңәйтү, профессиональ җәмәгатьчелек һәм укучылар арасындагы милли мәдәни бәйләнешләрне ныгыту.