Игелекле эшләр дәвам итә: Кукмарадан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк китте Махсус хәрби операция
Махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә гуманитар ярдәм әзерләүгә һәркем үз өлешен кертергә тырыша. Бүгенге көнгә кадәр оешма-предприятие, мәктәп, балалар бакчасы коллективлары, шәхси эшмәкәрләр, олы йөрәкле райондашларыбыз тырышлыгы белән бик күп кирәк-ярак (кием-салым, азык продуктлары, көнкүреш җиһазлары һәм башкалар) туплап җибәрелде! Хәзер дә бу эш оешкан төстә башкарыла.
Шушы көннәрдә фронтка «Магистрат» оешмасыннан да тулы йөк арбасы гуманитар ярдәм китте.
— Барлык төзелеш кирәк-яракларын егетләрнең заявкалары буенча тупларга тырыштык. Иң элек йөк арбасына блиндаж-окоплар, яралыларны вакытлыча урнаштыру, коралларны кую өчен корылма-складлар төзергә пиломатериаллар төялде, алга таба ОСБ плитәсе, пленкалар, линолеум урнаштырылды. Шулай ук саморез, электрод һәм башка кирәк-яраклар урын алды, — ди оешмада мастер булып эшләүче Данил Хөрәмшин.
Райондашларның бердәмлеге һәм ярдәмчеллеге нәтиҗәсендә гуманитар ярдәм җыю тукталып тормый. Һәркем үз өлешен кертергә омтыла: кемдер матди ярдәм күрсәтә, кемдер кирәкле әйберләр туплый, ә кайберәүләр йөкне әзерләү һәм озатуда катнаша. Мондый игелекле эшләр фронттагы егетләр өчен зур терәк һәм туган як җылысын җиткерүче мөһим ярдәм булып тора.