Кукмара Сабантуе 7 июньдә Киндеркүл авылы янындагы аланлыкта үткәрелә.
Программада:
09.00-17.00 сәгатьләрдә — районкүләм «Халыклар дуслыгы» ишегаллары эшчәнлеге; һөнәрчеләрнең остаханәләре (мастер-класслар); «Балалар остаханәсе» мәйданчыгы (бизнес-проектлар күргәзмәсе); сәүдә һәм туклану зоналары, балалар аттракционнары эшчәнлеге.
Зур мәйдан:
11.00-11.30 сәгатьләрдә — Сабантуйны ачу тантанасы: театрлаштырылган пролог «Бәйрәмнәрнең таҗы — Сабантуйлар!»;
11.30-12.30 сәгатьләрдә — кыр батырларын, алдынгыларны бүләкләү;
12.30-14.30 сәгатьләрдә — җырчы, автор-башкаручы, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты Рәдиф Зарипов һәм аның иҗат төркеме чыгышы;
12.30 сәгатьтә — балалар көрәше, балалар уеннары;
13.00 сәгатьтә — ир-егетләр көрәше;
12.30-16.00 сәгатьләрдә — волейбол ярышы (махсус мәйданда): ир-егетләр, хатын-кызлар;
12.30 сәгатьтә — шахматчылар ярышы (махсус өстәлдә): ир-егетләр, хатын-кызлар;
12.30 сәгатьтә — шашка ярышы (махсус өстәлдә): ир-егетләр, хатын-кызлар;
12.30 сәгатьтә — аркан тарту;
12.30-16.30 сәгатьләрдә — өч категориядә кул көрәштерү: ир-егетләр, хатын-кызлар, малайлар, кызлар.
Махсус мәйдан:
14.00 сәгатьтә — атлар чабышы (ат чабышы трассасында): гади атлар, токымлы атлар.
Халык уеннары (12.30-16.00 сәгатьләрдә):
Аякка капчык киеп йөгерү;
Гер күтәрү: яшүсмерләр, ир-егетләр: 70 килограммга кадәрге үлчәүдә, 80 килограммга кадәрге үлчәүдә, 80 килограммнан югары үлчәүдә, хатын-кызлар;
Капчык сугышы;
Муенга аркан киеп тартышу: ир-егетләр;
Чаңгы киеп йөрү;
Әтәч куып тоту;
Кашыкка йомырка салып йөгерү: ир-егетләр, хатын-кызлар;
Вертикаль колгага менү;
Авыш колгага менү;
Мас-рестлинг (таяк тартышу);
Көянтәле сулы чиләк белән йөгерү: ир-егетләр, хатын-кызлар;
Аякка итек киеп йөгерү;
Тәгәрмәч күтәреп йөгерү;
«Каноэ» ярышы;
Тачкага утырып йөгерү;
СУМО көрәше;
Бүрәнә күтәреп йөгерү.
Көрәш батырларын бүләкләү. Абсолют көрәш батырына — «Лада-Гранта» автомобиле, 17.00 сәгатьтә.
Кече мәйдан:
12.30-14.00 сәгатьләрдә — «Сабантуй гүзәле» районкүләм бәйгесе.
Татар йорты ишегалдында түбәндәге бәйгеләр оештырыла (10.00-14.30 сәгатьләрдә):
«Озын толым» конкурсы;
«Милли кием — бәйрәм бизәге» конкурсы, номинацияләре: «Иң милли егет», «Иң милли кыз», «Иң милли гаилә»;
13.00-17.00 сәгатьләрдә — «Уйнап-көлеп, җырлап-биеп күңел ачыйк әле»: балалар сәнгать мәктәбе, район сәнгать осталары һәм «Идел» бию төркеме чыгышлары;
14.00 сәгатьтә — «Росэкстрим» канатта йөрүчеләр ансамбле чыгышлары.