Хөрмәтле якташлар, районыбыз кунаклары!
Сезне халкыбызның иң күркәм, иң көтеп алынган бәйрәмнәренең берсе — Кукмара Сабантуена чакырып калабыз!
7 июньдә иртәнге сәгать 09:00дан башлап Киндеркүл авылы янындагы аланлыкта зур бәйрәм рухы хөкем сөрәчәк.
Сабантуй кунакларын бай һәм кызыклы программа көтә:
🏆 Абсолют көрәш батырына — «Лада Гранта» автомобиле!
🎤 Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты Рәдиф Зарипов һәм аның иҗат төркеме чыгышы.
🎪 «Росэкстрим» канатта йөрүчеләр ансамбленең гаҗәеп тамашасы.
🎶 «Уйнап-көлеп, җырлап-биеп күңел ачыйк әле!» концерт программасы.
🤝 Районкүләм «Халыклар дуслыгы» ишегаллары.
🧵 Һөнәрчеләр остаханәләре һәм мастер-класслар.
👧🧒 «Балалар остаханәсе» мәйданчыгы.
🎡 Балалар аттракционнары, сәүдә һәм туклану зоналары.
Татар йорты ишегалдында да күңелле бәйгеләр үтәчәк:
«Озын толым» конкурсы;
«Милли кием — бәйрәм бизәге» конкурсы:
«Иң милли егет»,
«Иң милли кыз»,
«Иң милли гаилә» номинацияләре.
Кадерле дуслар! Сабантуй — ул безнең бердәмлек, хезмәт сөючәнлек, милли рух һәм горурлык символы.
Гаиләләрегез, туганнарыгыз, дусларыгыз белән килегез!
Кукмара Сабантуенда очрашканга кадәр!