🕌Җомганы дөрес үткәрик ✅Җомга көнне иртән торып госел коену, чәчне һәм тырнакларны кисү (сакалны төзәтү), чиста кием кию – күркәм гамәлләрдән.
✅Җомга көнне иртән торып госел коену, чәчне һәм тырнакларны кисү (сакалны төзәтү), чиста кием кию – күркәм гамәлләрдән.
✅Җомгага каршы төндә һәм җомга көндез «Әл-Кәһф» сүрәсен укыйлар, күбрәк зикер әйтәләр, шулай ук Пәйгамбәребезгә ﷺ салават әйтәләр (мисалы: Аллаһуммә салли галә Мөхәммәд вә гәлә әли Мөхәммәд).
✅Бу көнне сәдака өләшү, якыннарыңны куандыру, үзең өчен һәм кунакларга тәмле ризыклар пешерү, туганнарыңның, әти-әниеңнең, авыруларның хәлен белү, каберләрне зиярәт кылу да хуплана.
Җомга көне мөбарәк булсын!
Кылган догалар, укылган намазалар, әйтелгән салаватлар вә зикерләр, бирелгән сәдакалар кабул булсын!🤲🏻
#җомга #дога #мәчет
🕌Әниләр мәчете.
Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler