Аятел Көрси: укылышы, мәгънәсе һәм тәфсире
✅[Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләһир-рахмәәнир-рахиим. Әллааһү ләә иләәһә иллә һүәл-хәййүл-каййүм. Ләә тәъхүзүһүү синәтү-үә ләә нәүм. Ләһү мәә фис-сәмәәүәәти үә мә фил-әрдъ. Мәң зәл-ләзии йәшфәгү гиндәһүү илләә би’ изниһ. Йәгләмү мәә бәйнә әйдииһим үә мәә хальфәһүм. Үә ләә йүхиитуунә бишәй’им-мин гилмиһии илләә бимәә шәә. Үәсигә күрсиййүһүс-сәмәәүәәти үәл-әрд. Үә ләә йә’үдүһүү хифзуһүмәә. Үә һүәл-гәлиййүл-гәзыйм]
✅Мәгънәсе: Аллаһның Үзеннән башка Илаһи кодрәткә ия һәм тәңре булырдай һичберкем юк. Ул – Аллаһ (мәңге) тере, һаман халык белән идарә итеп торучы. Аның йоклау сыйфаты юк. Күкләрдәге һәм Җирдәге бөтен нәрсә Аныкы гына. Аллаһның рөхсәте булмаганда беркем дә шәфәгать (яклау) кыла алмый. Ул Үзе яралтканнарның алда ни күрәчәген, үткәндә ни күргәннәренең (кылганын, кылмаганын, кылачагын, белгәнен, белмәгәнен, яшергәнен, яшермәгәнен) барысын да белеп тора. Кешеләр аның гыйлеменнән башка үзбелдекләре белән берни эшли алмас. Аның көрсие Күкләрне һәм Җирне үз эченә алган. Аллаһка Күкләрне, Җирне саклап тору һич тә кыен түгел. Аллаһ гаять бөек, галәмәт тә олуг (“Бәкара” сүрәсе, 255 аять).
🕌Әниләр мәчете.
Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler