📖Әш-Шәрх (Ачылу) сүрәсе Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. [Расүлем!] Без синең [дәгъват кылу кебек вазифаны күтәрә алуың өчен] күкрәгеңне киңәйтмәдекме?
2. Һәм синнән авыр йөгеңне алмадыкмы?
3. Ул бит аркаңны баскан иде.
4. Без синең исемеңне күтәрдек. [Шул сәбәпле, кәлимәи шаһадәт, азан, камәт, хотбә, тәхият кебек бик күп җирдә Минем белән бергә телгә алынасың].
5. Һичшиксез, [чиккән һәр] авырлыктан соң җиңеллек бар.
6. Һичшиксез, авырлыктан соң җиңеллек бар.
7. Шулай булгач, [ирештерү һәм намаз кебек вазифаларыңнан] бушаган чагыңда [игелек кылырга] тырыш.
8. Һәм Раббыңа омтыл.
🕌Әниләр мәчете.
✍️Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler