Көчле җил вакытында укый торган дога
✅Гайшә анабыз көчле җил искән чакта Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең болай дип дога кылганын хәбәр иткән:اللَّهُمَّ إِنِّي أَسْأَلُكَ خَيْرَهَا، وَخَيْرَ مَا فِيهَا، وَخَيْرَ مَا أُرْسِلَتْ بِهِ، وَأَعُوذُ بِكَ مِنْ شَرِّهَا، وَشَرِّ مَا فِيهَا، وَشَرِّ مَا أُرْسِلَتْ بِهِ
✅«Аллааһүммә иннии әсьәлүкә хайраһәә вә хайра мәә фииһәә вә хайра мәә үрсиләт биһ, вә әгуузү бикә мин шәрриһәә вә шәрри мәә фииһә вә шәрри мәә үрсиләт биһ».
✅«Аллаһым, Синнән бу җилнең, бу җил эчендә булган нәрсәләрнең һәм аңа йөкләнгән вазифаның хәерлесен сорыйм. Бу җилнең, аның эчендә булган нәрсәләрнең һәм йөкләнгән вазифаның явызлыгыннан Сиңа сыенам» (имам Мөслим).
🤲Аллаһы Тәгалә һәрберебезне хәвеф-хәтәрдән, бәла-казадан имин кылсын!
🕌Әниләр мәчете.
Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler