❗️Игътибар!
Намаз вакытлары үзгәрә
Ел саен, май аеннан башлап [Казан өчен 5 майда, Буа өчен 8 май] һәм август башына кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, кояш баткандагы шәфәкъ яктылыгы иртәнге шәфәкъ аклыгы белән кушыла, ягъни төн дәвамында офыкта яктылык югалмый. Шуңа бәйле рәвештә, астрономик исәпләүләр ярдәмендә, ястү намазы башлануның төгәл вакытын, шулай ук сәхәр тәмамлануны һәм иртәнге намаз вакыты керүне төгәл итеп билгеләп булмый башлый.
Менә шуңа күрә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы намаз вакыты керә торган якындагы төбәккә карап, намаз вакытларын билгели. Мәсәлән, Әстерхан шәһәре 46-нчы географик киңлектә һәм, Татарстанныкы кебек үк, географик озынлыкта урнашкан.