Корбанга чалырга ярый торган хайваннар
Корбан бәйрәменә санаулы көннәр калып бара, шуңа күрә корбан белән бәйле сорауларга җавапларны искә төшереп барабыз.
❓Кайсы хайваннарны корбанга чалырга ярый?
✔️ Корбанга куй, сарык, кәҗә, сыер, дөя кебек пар тояклы хайваннар гына чалына.
❌ Ат кебек хайваннар, тавык, каз ише кошлар корбанга ярамый.
1️⃣ Куй, сарык һәм кәҗә – һәрберсе берәр генә кеше исеменнән корбан ителә.
7️⃣ Ә сыер яки дөяне җиде кеше исеменнән корбан чалу рөхсәт ителә.
Корбанга дигән куй, сарык яки кәҗәгә1️⃣ яшь, сыерга 2️⃣ яшь һәм дөягә 5️⃣ яшь тулган булырга тиеш.
Корбанлык мал зур һәм симез булса, алты айлык куй һәм сарыкны корбан итеп чалырга да мөмкин, әмма бер яше тулмаган кәҗәне корбанга чалу ярамый.
Корбаннар чалып Аллаһы Тәгаләгә якынаерга, Аның ризалыгына ирешергә насыйп булсын һәммәбезгә дә!🤲🏻
#корбан #әниләрмәчете #гает #курбан
🕌Әниләр мәчете.
Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler