Коръән турында кызыклы фактлар
✅Коръән сүзенең мәгънәсе «قرأ» – укы фигыленнән алынган.
✅Коръән изге рамазан аенда Кадер кичендә иңдерелә.
✅Коръәндә 114 сүрә бар.
✅Коръәндә 6236 аять исәпләнә.
✅Коръәндә Аллаһ сүзе 2698 мәртәбә кабатлана.
✅Коръәндә намаз турында 700 тапкыр искә алына.
✅Коръәндә сәдака турында 150 мәртәбә әйтелә.
✅Коръәндә иң күбе Муса пәйгамбәр хакында телгә алына – 136 тапкыр.
✅Коръән буенча иң беренче һәм борынгы мәчет – Кәгъбә.
✅Коръәннең йөрәге дип “Ясин” сүрәсе әйтелә.
✅Коръәндә иң озын сүрә – “Бәкара”.
✅Иң кыска сүрә – “Әл-Кәүсәр”.
✅Беренче сүрә Мәккәдә, соңгысы – Мәдинәдә иңгән.
✅Коръән 23 ел дәвамында иңә.
✅Намазның һәр рәкәгатендә “Фатиха” сүрәсе укыла.
✅Коръәндә “бисмилләһ” сүзеннән башланмаган бердәнбер сүрә – “Әт-Тәүбә” сүрәсе.
✅Коръәннең алты сүрәсе пәйгамбәрләр исеме белән аталган: “Юныс”, “Һуд”, “Йосыф”, “Ибраһим”, “Нух”, “Мөхәммәд”.
✅Коръәндә 25 пәйгамбәр искә алына.
🕌Әниләр мәчете.
Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler