Кыямәт көнендә пәйгамбәрләр кемгә көнләшерләр?
Гомәр (р.г.)дән риваять ителә, Аллаһы илчесе ﷺ әйтте:
«Дөреслектә, Аллаһының коллары арасында пәйгамбәр дә, шәһит тә булмаган кешеләр бар. Әмма Кыямәт көнендә аларның Аллаһы хозурында ия булачак дәрәҗәләре сәбәпле, аларга пәйгамбәрләр дә, шәһитләр дә көнләшерләр».
Сәхабәләр сорады: «Әй, Аллаһы илчесе! Бу кешеләр кем соң?»
Пәйгамбәребез ﷺ җавап бирде: «Алар туганлык яки дөнья малы өчен түгел, ә бары тик Аллаһ ризалыгы өчен бер-берсен яратучы кешеләр. Аларның йөзләре нурланып тора. Дөреслектә, алар нур өстендәдер. Башка кешеләр куркып торганда, алар курку кичермиләр. Башка кешеләр кайгырып торганда, алар кайгырмыйлар».
Шуннан соң Аллаһы илчесе ﷺ бу аятьне укыды:
«Әгаһ булыгыз: Аллаһының вәли(дус)ларына курку юк һәм алар кайгырмаслар» (Юнус сүрәсе, 62).
🕌Әниләр мәчете.
Языл:
ВК https://vk.ru/club236052240
МАХ https://max.ru/mechet_eniler