26.05.2026 07:02
😍ГАРӘФӘ ҮЗӘНЛЕГЕндәге РӘХМӘТ тавы❤️❤️❤️ ✅Гарәфәт үзәнлеге. Хаҗның иң югары ноктасы, кульминациясе. ✅Хаҗилар монда Корбан бәйрәме алдындагы көндә киләләр – Гарәфәт тавы янында тору, бу урында бөтен гөнаһлар кичерелә. Алар бу көнне догалар кылып уздыра һәм кояш баеганнан соң үзәнлектән китәләр. Үзәнлек Мәккәдән 20 километрда урнашкан. ✅Монда Мөхәммәд (сгв) пәйгамбәр үзенең соңгы вәгазен укыган. ✅Мөселман риваятьләре буенча, монда Җәннәттән куылганнан соң Адәм белән Хәва очрашканнар.